2025нче елның 25нче мартында Якупова Сайма Гапделбәр кызына 90 яшь тулды.
Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.
2025нче елның 25нче мартында Якупова Сайма Гапделбәр кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Саймә апа 1935 елның 25 мартында Кукмара районынын Ядегәр авылында туа. Гаиләдә 5 бала үсәләр. Бөек Ватан сугышы алдыннан гаиләләре белән Монголиягә язылып китәләр һәм сугыш елларында шунда яшиләр. Сугыш беткәч туган авылларына кайталар. Әтиләре сугышта хэбэрсез югала. “Әти безнең сугыштан кайтмады. Ул заманнарда ачлык иде инде. Әни эшкә киткәндә үлән җыярга кушып китә иде, бер дә ашамаган үлән калмады. Әниләр ничек чыдагандыр, ничек исән калдык икән дип хәзер генә уйланып йөрим инде мин” – дип искә ала Саимә апа ул вакытларны.
7 класс белем алганнан соң, Казанда “Мех” фабрикасында кисүче булып 5 ел эшли. Алдынгы булганы өчен рәсеме шәһәрнең Мактау тактасына да куела. 1956 елда Олы Шыңар авылы егете Габделбәр белән тормыш коралар. 3 бала үстерәләр. Бүгенге көндә хәләл җефете инде вафат. Саймә апа лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли.
Саимә апа Олы Шыңар авылында үз йортында яши. Сабада яшәүче кызлары Наилә белән Фәимә, 5 оныгы, 6 оныкчыгы да һәрвакыт хәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев