Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2023 елның декабрендә Россиядә гамәлгә керә торган үзгәрешләр

Россиядә 1 декабрьдән яңа кануннар үз көченә керә. Кышның беренче аенда россиялеләрнең тормышы ничек үзгәрәчәк?

Бу хакта Шәһри Казан яза.

Пенсияләр ике тапкыр биреләчәк

Озакка сузылган Яңа ел ял көннәре аркасында пенсионерлар берьюлы ике түләү алачак-декабрь һәм гыйнвар айлары өчен. Шулай итеп, пенсияләр 1 һәм 25 декабрьдә киләчәк. Шул ук вакытта гыйнвар түләүләре 7,5 процентка индексацияләнәчәк.

Алкогольле эчемлекләрнең бәяләре күтәрелергә мөмкин

1 декабрьдән алкогольсез эчемлекләрне (соклар, морслар һәм нектарлардан тыш) маркировкалау мәҗбүри булачак. Бу товар бәяләренең артуына китерергә мөмкин.

Машина йөртүчеләргә сезонга туры килмәгән машина тәгәрмәчләре өчен штраф салыначак

Сентябрьдән Россиядә автомобильләрдә сезонга туры килмәгән резина өчен җәза каралган канун үз көченә керде. 1 декабрьдән әлеге чара гамәлгә керәчәк: илдә җәйге шиналарда йөрүче шоферларга штраф салыначак. Штраф суммасы 500 сум тәшкил итәчәк.

Салым түләү вакыты бетә

1 декабрь-салым түләүнең соңгы көне. Бу көнгә кадәр россиялеләргә җир, транспорт һәм милек салымнарын, шулай ук тиешле хәбәр килсә, НДФЛ суммасын түләргә кирәк.

Пособие алучыларга хәбәрләр киләчәк

1 декабрьдән Россия Социаль фонды ниндидер сәбәпләр аркасында акча күчерә алмаса, дәүләт хезмәтләрендә хәбәрләр киләчәк. Шулай ук пособие алучыларга түләүләрне туктату турында да хәбәр ителәчәк. Бу бала тудыру һәм 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләргә кагыла.

Тоткын хатын-кызлар 4 яшькә кадәрге балалар белән бергә утыра алачак

Декабрьдән кулга алынган хатын-кызлар үз балаларын дүрт яшькә кадәр төрмәдә тәрбияли алачак. Хәзер тоткыннар балалары белән өч яшькә кадәр генә төрмәдә утыра ала, аннары аны туганнарына тапшыралар яки балалар йортына билгелиләр.

Дәүләт чиген кичүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керәчәк
2023 елның 11 декабреннән Россия территориясенннән чыгу һәм керүнең яңа кагыйдәләре, шулай ук чит ил паспорты, дипломатик паспорт һәм хезмәт паспорты гамәлдә булмау өчен нигезләр үз көченә керә.

Хәзерге вакытта Россия гражданнарының ил территориясеннән ирекле рәвештә китү хокукы бар. Дөрес, барысы да түгел. Җинаятьләрдә гаепләнүчеләр һәм шикләнелүчеләр, бурычлылар, банкрот һәм дәүләт яки хәрби сергә ия булган кешеләрнең андый хокукы юк. Шулай ук ФСБ хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткә чакырылган яки мобилизацияләнгән гражданнар да илдән китә алмый.

Яңа кагыйдәләр буенча чит ил, хезмәт яки дипломатик паспорты, әгәр хуҗасы исемен, фамилиясен яки туган урыны һәм датасы турында мәгълүматны үзгәртсә яки документның гамәлдә булу вакыты тәмамланса, гамәлдән чыгарылачак. Шулай ук документлар, әгәр кеше ниндидер сәбәпләр аркасында Россия гражданы булудан туктаса, үз көчен югалтачак, мәсәлән, аны алган гражданлыгыннан мәхрүм иткән очракта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев