Олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы
«Ямьле Саба» яр буенда буген бик матур чара утте. 2023-2024нче уку елында төрле дәрәҗәдәге фән олимпиаларында катнашып жиңү яулаган һәм призлы урыннар алган мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары тәбрикләнде.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов рәхмәт сүзләре җиткереп чыгыш ясады һәм белемле укучыларыбыз белән горурлануын белдерде. Егет-кызларга грамота-дипломнар, акчалата бүләк, әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәт сүзе, татлы күчтәнәчләр тапшырды.
Чара музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.
Фото: Гөлназ Гатауллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев