Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2022 нче елның 12 нче октябрендә Шәмәрдәннең ”Әкият” балалар бакчасында яшь тәрбиячеләр өчен “Яшь педагог- белем бирү системасының киләчәге” дигән темага семинар үткәрелде

Семинар балаларның сәламләве белән башланып китте.

Килгән кунакларга тәрбияче Зөлфия Мислахетдин кызы “Көзге аланда” дигән темага татар теленнән сөйләм үстерү шөгыле, Татьяна Валерий кызы мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының  элементар математик күзаллауларын үстерү буенча эшчәнлек һәм  тәрбияче Әлфия Мидхәт кызы балаларны  әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру максатыннан “Көз эзеннән” дигән темага  шөгыль тәкъдим иттеләр.   Тәрбияче Марина Никонор кызы мастер-класс, педагог-психолог Алсу Кәниф кызы психологик тренинг  үткәрделәр.  Соңыннан мәгариф идарәсенең  мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты  Айгөл Шакирҗан  кызы  семинар эшчәнлегенә йомгак ясады.

 

Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев