Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2020 елдан Россия мәктәпләрендә психология укытылырга мөмкин

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан.

Проект авторлары һәр елны 3 нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы кысаларында 20 сәгать психология курсы укытырга тәкъдим итә. Хәзер Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 4 нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр дәреслек язуга әзерлек бара, шулай ук язылганнарына тест үткәрелә. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

"2018 елдан башлап, мәктәп укытучылары балалар һәм яшүсмерләр психологиясе нигезләре буенча төп курслар һәм квалификация күтәрү курслары узачаклар, - дип җиткерде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-психиатры, В. П. Сербский исемендәге фәнни үзәк директоры Зурваб Кекелидзе . - Балалар кеше психологиясе турында белергә тиеш - яшүсмер чоры нәрсә ул, беренче мәхәббәт - кагыйдә буларак, ул бәхетсез була; ниһаять, 13-14 яшьтә бала табарга ярамый әле... Боларны күпчелек укучылар бүген белми. Укучыларның 40 проценты мәктәпкә җайлаша алмый, 70 процентында - психик тайпылышлар күзәтелә. Мәктәптә психология курсы балаларны тормышка әзерләү өчен кирәк".

Реклама

http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев