Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2019 елдан Россиядә эшсезлек буенча пособиене арттырырга ниятлиләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы норматив хокукый акт проектын әзерләргә кереште.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча пособие бирү шартларын һәм вакытын яхшы якка үзгәртүне күздә тоткан законны әзерләргә кереште. Шул хактагы мәгълүмат норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән.

Эшсезлек буенча минималь һәм максималь пособие күләменә 2009 елдан бирле үзгәреш кертелмәгән, дип искәртәләр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

План нигезендә, норматив хокукый акт проекты 2019 елның беренче аеннан үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев