2018 елда яңа төр пенсия барлыкка киләчәк
28 декабрьдә Русия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсия өлкәсендә үтеп баручы елга йомгак ясады, киләсе елдан керәчәк үзгәрешләр турында сөйләде. //Шәһри Казан//
Узган ел гади булмады, шулай да пенсия өлкәсендә уңышлар җитәрлек. Бу пенсия артудан алып пенсия фонды эшчәнлегендәге үзгәрешләргә кадәр чагыла.
2018 елда булачак үзгәрешләргә килгәндә, инде гыйнвар аеннан ук эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре артачак. Пенсия балы 81,49 сумны тәшкил итәчәк. Яңа төр пенсия барлыкка киләчәк. Әти-әниләре билгесез булган балаларга социаль пенсия билгеләнәчәк.
Премьер - министр Алексей Песошин Татарстан пенсия бүлеген сыйфатлы хезмәт күрсәтү, заманча проектларны тормышка ашыруда ил буенча лидер дип атады. «Быел дәүләттән балалалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк. Ана капиталын акчалата алу мөмкинлеге дә бирелә. Тиздән сезгә айлык пособиене билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәер, пенсия бүлекләре әзер торырга тиеш», дип искәртте Алексей Песошин. Шулай ук ул эшендә күрсәткән нәтиҗәләре буенча алдынгы пенсия бүлеге хезмәткәрләрен билгеләп үтте.
Фото: frenchparis.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев