Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2007-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында дүрт тапкыр дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Р.И. Сафин истәлегенә биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2022 елның 13 февраль көнендә Казан шәһәрендә 2007-2010 нчы елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды. Ярышларда Казан, Тукай, Питрәч районнарыннан һәм Байлар Сабасыннан утыздан артык спортчы катнашты. Спортчылар 1,2 км һәм 3,6 км дистанциядә көч сынаштылар. «Сабантуй» спорт мәктәбе командасын 8 спортчы яклады (тренерлары Шакирҗанов Д.М.).

2007-2008 елгы егетләр арасында (бу категориядә 20 дән артык спортчы) Галимҗанов Ришат җиңү яулады.  2009-2010 елгы егетләр арасында 2 нче урынны Абдуллин Сәрим алды һәм 2 нче разрядны үтәде.

Ирешкән нәтиҗәләре өчен Галимҗанов Ришат биатлон буенча Россия беренчелегендә Татарстан Республикасы данын яклаячак. Аңа уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев