1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде.
Татарстаннан меңләгән сугышчы анда дошманны җиңүгә үз өлешен кертә.
Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам, һәр йорт йөзләгән,меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан,тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Батырлык онытылмый. Сталинград сугышы каһарманнары батырлыгы балаларыбыз, оныкларыбыз хәтерләрендә яңарып, буыннан-буынга күчә барсын.
Бөек Ватан сугышы тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында тамырдан борылыш булган әлеге сугыш совет халкының каһарманлык үрнәге була һәм киләчәктә дә шулай булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев