19 октябрь көнне Саба үзәк шифаханәсендә диабет белән авыручылар өчен акция үткәрелде.
Татарстанда 2016 елда 112мең диабет белән авыручы булуы теркәлгән, шуның 900е балалар. Саба районында әлеге авыру белән 945 кеше исәптә тора. Кызганыч, арада балалар да бар. Авыл ФАПларын кандагы шикәр микъдарын билгеләүче приборлар белән 2012 елдан тәэмин итә башлаганнар. Саба районында 41 фельдшер-акушерлык пункты бар. Акция барышында аларга глюкометрлар тапшырылды. Оештыручылар алдагы елларда авыруларны тест-полоскалар белән тәэмин итүне дә максат итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев