Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

19-21 апрельләрдә синоптиклар сак һәм игътибарлы булырга чакыра

19-21 апрель көннәрендә Татарстанда һава һәм юл торышы шартлары үзгәрәчәк. Республикада юеш кар һәм яңгыр явуы, урыны белән көчле җил исүе көтелә, дип кисәтә синоптиклар. 20 һәм 21 апрельдә җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәчәк.

Бу көннәрдә һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлыйлар. 19-20 апрельдә республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында 8-10 градуска кадәр җылытачак. Әлеге кискен үзгәрешләр республика территориясенә көньяк циклон килү белән бәйле. Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык булырга мөмкин.

Сак һәм игътибарлы булыгыз!

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев