65 ел бергә гомер иткән карчыгы Җәвидә апа белән Дәрвишләр бистәсендә үз йортларында яши алар. Каралты-куралары, кош-кортлары, мунчасы-сарае дигәндәй, һәркайсының төзеклеген көн саен диярлек карап-тикшереп тормасам, күңелем булмый, ди йорт хуҗасы.
Аларның яшелчә бакчалары да әйләнеп чыккысыз. Ниләр генә үстермиләр анда. Рәттән саный калсаң, озак вакыт кирәк булыр иде. Иртә яздан башлап, кара көзгә кадәр икәүләшеп бакчада кайнашудан ямь һәм ләззәт табып яшиләр.
Алар үстергән яшелчә, җиләк-җимештән инде үзләре дә күптән мөстәкыйль тормыш белән яшәүче ул-кызлары, кияү-киленнәре, ике дистәдән артык онык-туруннары гына түгел, Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең күбесе авыз итми калмыйдыр. Төрле орлык һәм үсентеләрне дә күпләр алардан алырга тырыша. Куллары җиңел яки бушлай булганга гына түгел, нинди туфракта нәрсә уңганлыгын белеп биргәнгә.
Киңәш-табыш итәргә кирәк булганда да, яшьләр Солтан ага белән Җәвидә апалары янына килә. Нәрсә-нәрсә, икесенең гомерен бергә кушканда 175 елда тормыш тәҗрибәсе байтак җыелган.
Аларның балачагы да бергә узган. Икесе дә – Буа районы, Иске Тинчәле авылыннан. Бер урамда яшәп, бер мәктәптә белем алганнар. Икесе дә – сугыш чоры балалары.
Бөек Ватан сугышы елларында авылда яшәгән үсмерләрнең нинди язмышка дучар булуы турында китаплардан укыганда да, җан өшеп куя. Сугыш башланганда, нибары 11 яшендә булган Солтан исә ул вакытларның һәр көнен диярлек хәтерендә саклый. Ишле гаиләдә өлкән бала буларак, үзәккә үткән салкыннарда ат җигеп, дүрт ел буе иртә таңнан кичке караңгыга кадәр колхозның иң авыр эшләрендә катнашырга туры килә. Унбише дә тулмаган килеш “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булуы да – шуның нәтиҗәсе.
Үзеннән бары бер яшькә кечерәк Җәвидәне колхозда бергәләп эшләгән елларда ук күңеленә беркетеп куйса да, дуслыкның мәхәббәткә әйләнүен һәр икесенә шактый еллар көтәргә кирәк була. Солтан баштарак Буа ветеринария техникумын тәмамлап, юллама буенча эшкә урнашырга да өлгерми, армия сафларына алына.
Җәвидә исә Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керә. Бер үк вакытта авыл элемтә бүлегендә эшли һәм мәктәптә укыта. Солтан да армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә.
Яшьлек үзенекен итә. Торырга урын булмауга, икесе дә укып йөрүгә карамастан, авырлыкларга баш имичә, бер елдан алар инде гаилә булып яши башлый.
Ул вакыттан соң инде шактый еллар узган. Армия сафларында чагында ук партиягә кергән, яңалыкка омтылучы яшь белгечне хуҗалык җитәкчесе булып берничә ел эшләгәч, КПССның Нурлат район комитетына икенче секретарь итеп билгелиләр. Аннары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында һәм 20 елдан артык Татарстан Халык контроле комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аның белмәгәне юк, – диләр Солтан ага Алиев турында.
Җәвидә апа исә 60 ел дәвамында мәктәптә математика укыта. Озак еллар Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә эшли. Лаеклы ялга чыккач та, мәктәп җитәкчелеге үтенече буенча 75 яшенә кадәр интернат-мәктәптә тәрбияче вазифаларын башкара. Укучылары арасында кемнәр генә юк: республика күләмендә дан алган хезмәт алдынгылары, галимнәр, зур җитәкчеләр, хәтта генераллар да бар. Яраткан тәрбиячеләренең хәлен сораштырып, кунакка килеп йөриләр.
– Мин – укучыларымны, укучыларым мине яратты. Һәркайсы үз балам кебек якын, – ди Җәвидә апа.
Без килгәндә, Җәвидә апа белән Солтан ага бакча артындагы бәрәңге кишәрлегендә иде. Бу кишәрлекне чүп-чардан арындырып, үзләре ясаган. Барыбер буш тора, дип. “Орлыкны ел саен алыштырып торабыз. Быел уңышы бермә-бер яхшырак”, – диләр.
– Монда ничә сутый соң?
– Кем үлчәгән инде аны. Ел саен бераз арттыра барабыз. Чүп-чардан да котылабыз, үзебезгә бер шөгыль дә, – диләр, елмаеп.
Юк, нидер җитмәүдән эшләүләре түгел. Балаларның һәркайсы югары белем алып, тормышта үз урынын тапкан. Пенсияләре дә җитәрлек, диләр.
Солтан ага белән Җәвидә апа исә сәбәбен эш-мәшәкатьнең сәламәт яшәргә мөмкинлек бирүе белән аңлата.
Камил Сәгъдәтшин
Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1731
(“Ватаным Татарстан”, /№ 131, 14.09.2018/)
Нет комментариев