Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

17 ноябрьгә һава торышы

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, бераз кар ява, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика халкын юлның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе турында кисәтәләр. Җил төньяк, төньяк-көнбатыш, аның тизлеге секундына 10 метрга, урыны белән секундына 13 метрга җитәчәк.

Төнлә термометр баганасы -4дән 0га кадәр, көндез -2дән +1 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Гидрометүзәктә билгеләп үтелгәнчә, аномаль җылы һава торышы тәмамлана һәм якын көннәрдә республикада кышкы һава торышы урнаша башлаячак. Әйтик, ял көннәрендә республикада температура сизелерлек төшәчәк: төнлә -4 градустан -10 градуска кадәр, көндез -1 градустан югары булмаячак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-tatarstanda-kar-yavacak-yullarda-bozlavyk-bulac-5879189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев