Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

17 март – торак-коммуналь комплекс хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

Ел саен мартның һәр өченче якшәмбесе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!

Сез, икътисад һәм һәрбер кешенең көндәлек тормышында бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле булган үзенчәлекле тармакта эшлисез.
Сезнең намуслы хезмәтегез һәм югары шәхси җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә кешеләрнең уңайлы тормышы тәэмин ителә, дәүләтнең муллыгы һәм иминлеге нигезе төзелә.
Сезнең эш нәтиҗәләрен республикадагы һәр кеше һәм һәр кунак күрә. Һәм без барыбыз да, сезнең катлаулы, әмма бик тә кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт әйтәбез.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм әлбәттә инде, җылылык һәм яктылык телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев