Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

15 меңнән артык авыру ачыкланган

Быел диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр ярдәмендә табиблар 15 меңнән артык авыруны ачыклый алган.

Алар арасында төп урынны кан әйләнеше системасы чирләре алып тора. 1923 кешедә беренче тапкыр яман шеш ачыкланган, шуларның 71 проценты башлангыч – 1 һәм 2 стадиядә. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек төзелеше бүлеге башлыгы Елена Хафизова сүзләренчә, бу бик зур нәтиҗә.  Һәр 8-10нчы пациентта теге яки бу авыру барлыкка килү куркынычы ачыкланган. Димәк, бу кешеләрдә чирләрне кисәтү һәм булдырмый калу мөмкинлеге туган. 

Гомумән алганда, Татарстанда быел төрле авыруларны кисәтү максатыннан барлык халыкның 60,1 проценты табибларда тикшеренү узарга тиеш. Белгечләр сүзләренчә, сүз якынча 2,3 миллион кеше турында бара. Бүгенге көндә диспансеризация һәм профилактик чаралар кысаларында инде 800 меңгә якын кеше тикшерелгән.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/15-mennan-artyk-avyru-acyklangan

Фото: © «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев