Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

14 май көнне «Сабантуй» мәдәни – спорт комплексында биатлон буенча 2024/2025 елгы сезонга йомгак ясалды.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар да катнашты: Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы биатлон федерациясе президенты Ногъманов Илдар Гыйльфан улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы.

Биатлон тренеры Шакирҗанов Дамир Миннегәрәй улы еллык эш нәтиҗәсенең презентациясе белән чыгыш ясады. Ул биатлон белән шөгыльләнүче балаларның ел буена ирешкән уңышлары, аларның казанышлары турында сөйләде. Саба муниципаль районы башлыгы яшьлектә үзе дә биатлон белән шөгыльләнгәнен искәртеп, биатлончыларга киңәш-фикерләрен җиткерде.Биатлон Федерациясе президенты "Биатлонда беренче адымнар", "Яшь биатлончылар", "Разрядтан мастерга", "Спорт өметләре", "Төз атучы", "Иң җитез" һәм башка номинацияләрендә урын алган балаларны грамота һәм спонсордан истәлекле бүләк белән тәбрикләде.
Чарадан балалар үзләренә киләчәк тренировкаларга һәм ярышларга көч алып, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев