13 июнь көнне Эзмә мәктәбендә эшләп килүче «Дуслык» ял һәм сәламәтләндерү лагеренә йөрүче балалар Саба район китапханәсендә кунакта булдылар
Анда Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрде.
Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”, “Татар халкының милли уеннары” һәм “Әбиемнең серле сандыгы” нан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара балалар уз куллары белән беләзек ясау мастер-классы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев