Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

12 июнь – Россия көне

Барыгызны да әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Һәр йортка тынычлык, татулык, шатлык һәм иминлек телибез.

Әлеге көнне Россиянең туган көне дип атап йөртәләр.

1990 елда Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының беренче халык депутатлары съезды Республиканың дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә.

Ике елдан соң РСФСР Югары Советы 12 июньне дәүләт бәйрәме — Россия Федерациясенең Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн дип игълан иткән.

1994 елда Россия Президенты Указы белән 12 июнь Россия Федерациясенең Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн — дәүләт бәйрәме дип игълан ителә.

Башта бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев