Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабалылар Казан марафонында катнашты

11нче-12нче май көннәрендә башкалабызда Казан марафоны узды. Анда 14 ил, 80 регионнан 30 мең йөгерешче катнашты.

Бу санны безнең сабалылар да тулыландырды. Ярыммарафон 21,1 километр һәм марафон 42,2 километрны тәшкил итте. "Татэнергосбыт" оешмасыннан Данил Хәбибуллин бу чарада инде 4нче елын катнаша. Быел ул 42,2 километрны 04.00.05 вакытта узды. Сабагаздан Ильяс Шиабутдинов, Альбина Хафизова, ШЛПУМГдан Рәниф Хафизов да матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Мондый чаралар сәламәт тормыш яклы һәркемне аралаштыру, якынайту белән әһәмиятле.

Афәрин, дибез, үзебезнекәләргә һәм марафон яулаулары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев