11 декабрьдә Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда Чечня сугышы хәрәкәтләрендә вафат булган солдатларны искә алу уңаеннан очрашу булып узды.
Әлеге чарага «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Садыков Айрат Камилевич, Чечня сугышыннан исән-сау туган якларга әйләнеп кайткан ветераннарыбыз, чик сагында хезмәт итүчеләр чакырылган иде. Шулай ук биредә бүгенге көндә баручы махсус хәрби операция зонасында булучы, шул ук вакытта аннан һәлак булып кайтучы якташларыбызны да искә алдылар.
Лицей махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-яраклар тегеп, шәмнәр ясап, ярдәм итеп тора. Ә менә технология укытучысы Осипов Павел Валерьевич дрон һәм пуляны җиңелрәк кору өчен җайланмалар ясап җибәрә. Күпме тырышлык, сабырлык сорый торган зур ярдәме өчен Россия волонтерларыннан медаль, шулай ук Богдан Хмельницкий исемендәге Рәхмәт хаты һәм 31831 часть полковнигы В.Кукурика Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чара барышында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Шәмәрдән батырлары бер минут тынлык белән искә алынды.
Соңыннан чарада катнашучылар махсус хәрби операция хәрәкәтләрендә һәлак булган якташларыбыз каберенә һәм Шәмәрдән үзәгендәге һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
Чараны лицейның Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре фәне укытучысы Дилүс Вәлиуллин оештырды. Аның җитәкчелегендә үткән һәрбер хәрби-патриотик чара укучылар өчен тәрбияви дәрес булып зур югарылыкта уздырыла, дип хәбәр итә Шәмәрдән "Үсеш" лицее.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев