Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

100 яшьлек Закирә Габитова: “Ирем 18 яшемдә ике тәгәрмәчле арбада урлап алып кайтып үзенеке итте”

“Бу әбигә 100 яшь тулган, ә бу бабайга бүген 105 яшь тула!” Бу сүзләрне ишетүгә һәркем диярлек шакката. 100 яшьне тутырган кешеләрнең нинди серләре бар икән соң? Тумышы белән Мөслим районыннан булган, хәзер Казанда гомер итүче 100 яшьлек Закирә Габитова бернинди дә сер юк дип, сихри генә елмая. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Закирә ханым белән озак яшәү серләре турында сөйләште.

Закирә Габитова 2018 елның 20 июлендә 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Закирә ханымны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. 7 бала тәрбияләп үстергән ханымның оныклы-оныкчыклы зур гаиләсе бер фатирга ничек сыйды дисезме? Җавап гади: яраткан әбиләрен олы юбилее белән котларга дип көннәрне, хәтта сәгатьләрне дә бүлешкәннәр алар. Кемдер хөкүмәт вәкилләре һәм журналистлар белән бергә котларга көндез килгән, кемдер, рәсми өлештән баш тартып, кичкә калган. Күбесе инде икенче көнне киләм дигән. Барлык якын кешеләре дә Закирә ханымны чын күңелдән телефоннан котлаган! Әби заманча - кәрәзле телефоны бар. Ул бит аннан, оныгы әйтмешли, “смс-ка”лар яза. Көн саен балаларына шалтыратып, барысын да барлап чыга.

- Басам да, балаларымның номеры килеп чыга. Шулай барысы белән дә сөйләшеп чыгам мин, - ди әби.

Президент да котлады

Котлау тантанасында Закирә Габитованың күзләре яшьләнде. Нигә дисезме? Тәңкәнең кара ягы да бар - берүзе балаларын аякка бастырган, хуҗалыкны караган Закирә ханым турында Татарстан Республикасы Президенты да белә икән бит! Тормыш күргән кешегә чыннан да бер җылы сүз җитә икән. Шул ук мизгелдә күңелләре тула, күзләре яшьләнә башлый икән аларның. Дөрес, хәзер әби балаларының игелеген күреп яши.

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева 100 яшьлек Закирә ханым Габитованы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән юбилее белән котлады һәм Президентның котлау хатын тапшырды. Юлия Абдреева Закирә Габитованы Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән дә тәбрикләде.

- Без сезгә нык сәламәтлек телибез. Балаларыгыз да, оныкларыгыз да, оныкчыкларыгыз да гел янәшәгездә булсыннар. Зур гаилә даирәсендә алга таба да юбилейларыгызны бәйрәм итәргә насыйп булсын, - диде ул.

Казан шәһәренең Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина Закирә ханымны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров исеменнән котлады. Закирә ханымга ул көнне берсеннән-берсе купшырак чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Кыз башым белән кызыгып, чәчкәләргә гашыйк булып, миңа да бүләк итсеннәр иде дип, онытылып карап тордым. Хуш исләре фатирның бар бүлмәсенә дә таралгандыр, мөгаен.

Туган көннең тантаналы өлеше беткәч, бар кеше дә өстәл янына җыелды. “Татар-информ” хәбәрчесе Закирә ханымның балалары белән әниләре турында сөйләшә башлады. Иң беренче һәм бердәнбер йөрәккә бәреп керә торган авыр хәбәр: Закирә ханымның 9 баласыннан җидесе генә бүген исән. Тугач, бераз тормыш иткәч үлгәннәр алар.

“Йокларга яткан саен саныйм, 50 гаилә без...”

Закирә ханыма еларга ярамый! Озак уйлап тормыйча, хәбәрче Габитовлар гаиләсе белән хәзерге вакытта матур гына көн күргән 7 бала, 7 язмыш турында сөйләшергә тотынды. Хәзерге вакытта Закирә ханымның 7 баласы да лаеклы ялда. Бар бала да укытылган, барысының да югары белемнәре бар. Техникумнар, училищелар гына тәмамлап калмаганнар, югары уку йортларында да белем алганнар. Инде балалары лаеклы ялда булгач Закирә ханым хәзер үзе дә ике тапкыр лаеклы ялга киткән була бит! Бу мизгелләрдән чыннан да гаҗәпләнми мөмкин түгел.

Закирә Габитованың иң олы баласы – Тәскирә ханым Фәйзрахманова, икенчесе – Гүзәлия Хакова, өченчесе – Мәгъсүм Габитов, дүртенчесе – Мәхсүт Габитов, бишенчесе – Нәсимә Йонысова, алтынчысы – Лилия Хөснетдинова, җиденчесе – Гөлнәзирә Габитова. Закирә ханымның балалары 16 онык, 19 оныкчык һәм 6 оныкның кызының кызы белән Яшел Үзән, Бөгелмә, Казан шәһәрләре, Мөслим районы буенча таралганнар. Габитовлар, бергә җыелсалар, барлыгы 50 гаилә булалар. Закирә ханым кече кызы белән Казанда, күп катлы йортның 6 катында урнашкан фатирда тормыш алып бара. Барлык балаларына да Закирә ханым сабыр булырга куша. Сабыр кеше генә озак яши ала, ди ул.

Әнкәегез ничек 100 яшен тутырды, сере нидә дигәнгә, балалары карт кешене карарга кирәк, дип җавап кайтарды.

- Әнкәебезне нервландырмыйча, тынычлыкта гына карап тотабыз. Ничек кирәк һәм күпме кирәк – ашатабыз. Борчылырлык бер әйбер дә әйтмибез. Яратабыз. Иң мөһиме, гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт булырга тиеш.

Закирә ханымның тормыш иптәше сугыштан яраланып кайта. 1977 елда 65 яшендә вафат була. "Язмыш авыр елларда балаларны, хуҗалыкны җилкәләремә йөкләп куйды", - ди әбекәй. Пенсиягә чыккач та, Закирә ханым балаларын бала итеп кабул иткән күрәсең. Бу авыр хәлләр Мөслим районында була. Закирә ханымның бүген дә Мөслимдә өе, балалары сүзләренчә, аны сагынып торучы йорты бар. Закирә ханым 100 яшен тутыргач та, ай саен 600 километр юлны узып, өен карап, анда торып кайта.

“Озак яшим дисәң, әзрәк аша, күбрәк эшлә”

Закирә ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә күңеленә сеңеп калган тормыш истәлекләрен сөйләде.

- Мин 100 яшькә кадәр яшәрмен дип уйламадым. Мин гомумән бу турыда уйланмадым да. Ничек уйлыйсың инде аны, Аллаһы Тәгалә эше бит ул. Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай була. Озак яшәр өчен мин бернәрсә дә эшләмәдем. Озак яшәр өчен эшләмәсәм дә, башкасын җитәрлек эшләдем, 7 бала үстердем бит мин. Мин эшләмичә яшәмәдем. Әллә ничә тапкыр мичне яга идем, утынны бик күп ташыдым, ипи дә пешердем. Ашарга да кирәк бит. Барысы да кирәк. Ботка да ашадык, бәрәңге дә ашадык. Нәрсә бар, шуны ашый идек инде. 7 баланы бит ашатып, киендереп, укырга җибәрәсе бар. Барлык эшләрне башкарып чыгар өчен көн саен иртәнге сәгать өчтә тора идем. Кичтән ничәдә ятканны хәзер хәтерләмим дә инде. Ятуның очы да юк иде аның. Кайчан җитешәм, шул вакытта ята идем. Йокламаган төннәр дә булгандыр. Балаларны ашатырга кирәк, хуҗалык та бар бит, сыерларым да бар, аларны да саварга кирәк. Сава идем дә, көтүгә чыгара идем. Барысын да үзем эшләдем. Булышучы кешем юк иде. Бер кеше бер сүз әйтә алмый. Шулай икәнен бар кеше дә белә. Элек бит машиналар юк иде. Керне дә кулдан юасың, өен дә җыештырасың. Җиләккә дә йөргән булмады. Аңа вакыт җитми иде. Бәлки барган чаклар да булгандыр инде. Тормышта төрле чак була бит. Ашарга җитмәгән чаклар да булгалады.

Реклама

Закирә ханым санап киткән барлык эшләрдән кала, чөгендер басуында да эшләгән.

- Элек чөгендер иде бит инде. Чөгендер алдым. Өчәр гектар алып эшләдек. Җәй буе балалар белән бергә шунда эшләдем. Балалар да миңа ябышып чыга иде. Эшләмичә торган чак булмады. Баллы чөгендерне гектарлап бирәләр иде. 8 ай милициядә эшләдем. Андый чаклар да булды. Тормыш иптәшем дә шунда эшләгән иде.

Аллаһы Тәгалә сөйгән кешемә бәрәкәтле гомер бирәм дип әйткән. Ничә яшемне тутырасын белмим, барысы да Аллаһ кулында. Иң мөһиме бәрәкәтле тормыш бирсен.

Ничек озак яшәргә дисез сез. Иртән торып ипигә май ягып, шикәр сибеп ашый идем. Шул гына. Күп эшләргә, әз ашарга. Әзрәк ашарга кирәк. Менә шул, - ди Закирә ханым

Закирә Габитова яшь чагында 5 ел Ташкентта яшәгән. Ташкенттан кайткач, әзрәк авылда яшәгән. Милициядә эшләгәннән соң, Архангельскига киткән. Анда 3 ел яшәгән.

“Урлап, үзенеке итте”

Тормыш эзләре нинди сукмакларда калганын искә төшереп утырганда, Закирә ханым бер кызык хәлне искә төшерде.

- Берсендә тормыш иптәшемә ачуым чыкты. Ачудан, барлык киемнәрен төргәккә тутырып, ишек төбенә чыгарып куйдым. Соңыннан, ул эштән кайтканчы, алып кереп урнаштырып куйдым. Яратмадым мин аны. Яратмыйча бардым аңа. Төнлә урлап алып китте ул мине. Кочаклады да, алды да китте, үзенеке итте. Ике тәгәрмәчле арба белән килгән иде ул. Миңа 18 яшь иде. 19 яшемне көтеп йөргән чак иде ул. Әнә шуннан соң яратмадым мин аны. Чалбарларын чыгарып ата идем урамга. Аннары яраттыммы, яратмадыммы, торырга туры килде инде. Ул мине яратты инде. Яратам дип әйтә иде. Мин аны яратам дигән, ул мине яратмыйм ди торган чаклар да булды инде. Кинода күргән иде ул мине яшь чакта. Кинода яныма килде дә утырды. Мине карап йөри торган иде инде ул. Иптәшем миннән 7 яшькә олырак иде.

Россия Федерациясе Президенты 1995 елның 22 мартында Закирә Габитовага Бөек Ватан сугышының 50 еллыгына юбилей медале тапшырган. Закирә ханымның медальләре күп, алар арасында күп балалы ана медале дә бар.

“Волчонок белән бергә йоклыйм”

Закирә ханымның бергә йоклый торган, бергә юына торган, бергә ашый торган тугрылыклы дусты бар. Чихуахуа токымлы Волчонок кушаматлы эт ул. Закирә ханымны бер секундка да җибәрми үзеннән. Берничә кат өстә торган оныгы ялга киткәндә эткә яңа гаилә таба алмаган. Һәм шул сәбәпле этне Закирә ханымга төшереп калдырган. Волчонок Закирә ханымны беренче мизгелдән үк бик яраткан. Хәзер дә бик нык ярата ул аны. Шуңа күрә Закирә ханым янына хәтта балаларын да якын китермидер ул, ихлас яратканга. Менә бит ул дуслык көче. Менә ул мәхәббәт. Кадерле кешең, кадерле дустың өчен борчылып, күрше бүлмәгә дә берүзен җибәрмәү.

Закирә ханыма 100 яшь. Аның 7 баласы, 16 оныгы, 19 оныкчыгы һәм 6 оныкның кызының кызлары бар. Габитовлар, бергә җыелсалар, барлыгы 50 гаилә булалар.

“Татар-информ” хәбәрчесе туган көн бәйрәмендә ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева белән 100 яшькә җитүчеләр өчен уртак булган сыйфатлар турында сөйләште.

- 100 яшьләрен нәкъ менә гаиләдә яшәгән кешеләр тутыралар. 2018 елда Татарстан Республикасында 100 яшьлек юбилеен 128 кеше бәйрәм итәчәк. Ә 300дән артык кешегә тиздән шулай ук 100 яшь булачак. Алар хәзерге вакытта 90 яшьтән өлкәнрәкләр. Без озак яшәүче кешеләрне ел саен котлыйбыз. Ир-атлар белән чагыштырсак, хатын-кызлар озаграк яши. Республикада 100 яшьләрен инде берничә ел элек тутырган кешеләр да бар. Озак яшәү критерие буенча чыннан да хатын-кызлар алда бара. Алар, безнең юбилярыбыз кебек, гаиләләре, балалары, оныклары белән бергә тормыш итә.

 

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Расих Фәсхетдинов

 

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев