10 ноябрь – Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне
Тормышларын җәмгыятебездәге тәртипне саклауга багышлаган курку белмәс, батыр йөрәкле ул-кызлар бүген үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели.
Тарихы 1715 елдан башланган бүгенге бәйрәм- Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен ел да югары хезмәт нәтиҗәләре белән каршы ала. Ел башыннан район буенча 118 җинаять теркәлеп, шуның 81,5% ачылган. Коллектив белән 43 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган полиция полковнигы, РФсе, ТРсы, эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, ТРсы буенча эчке эшләр органының атказанган хезмәткәре Васил Исмәгыйлев җитәкчелек итә.
Полициянең дежур частьтән башлана. Еш кына җинаятьләрне оператив ачу һәм күпмедер дәрәҗәдә кешенең тормышы да бу булек хезмәткәрләренең компетентлыгына һәм тиз җавап бирүенә бәйле. Биредә эш аерым игътибар таләп итә. Җаваплы хезмәткәрләр полиция майоры Раил Гәрәев, старшина Рүзәл Шамилов куелган бурычларны лаеклы үти. Участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеген полиция майоры Ришат Нәзиров җитәкли.
Участок вәкаләтлеләре Марат Гатин һәм Айгиз Сибгатовлар үзләренә йөкләнгән бурычларны югары профессиональ дәрәҗәдә хәл итә. Алар хезмәт куйган җирлектә тәртип. Катлаулы хәлләрдә закон таләпләрен төгәл үтәп дөрес карар кабул итәләр.
Законны катгый үтәү һәрвакыт тикшерүчеләрнең һәм сорау алучы дознавательләрнең һөнәри әхлак нигезе булып тора. Дознавательләр бүлеге начальнигы полиция майоры Гөлшат Гыйльметдинова. Бүлектә яшь кадрлар да бар. Лилия Котдусова әле күптән түгел эшли башлаган. Шәмәрдән пункты начальнигы, полиция майоры Айнур Шәрәфиев. Розалия Зыятдинова тикшерү бүлегендә намус белән хезмәт куя. Полиция капитаны Наил Галиев административ законнарны үтәү буенча өлкән инспектор вазыйфасын башкара. Штаб, кадрлар һәм тыл бүлеге хезмәткәрләре дә куелган бурычларны лаеклы үти. Штаб бүлмәсендә безне полиция майоры Ләйлә Гайнетдинова каршы алды. Кадрлар бүлегенең өлкән инспекторы, полиция майоры Диләрә Кәримованың эчке эшләр бүлегендә 21 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар. Җинаятьчеләрне эзләү оператив вәкаләтлесенең төп бурычы — исеменнән үк аңлашылганча җинаятьләрне ачу. Бүлектә полиция капитаны Рәнис Минһаҗев, өлкән лейтенант Инсаф Гасимов һәм әле яңа белгеч, кече лейтенант Салават Хәбибрахмановлар эшли. Бүгенге көндә иң киң таралган җинаять төре мошенниклык. Мондый очраклар безнең районда да булып тора.
Криминалист-эксперт иң лаеклы һөнәр ияләренең берсе. Бер генә җинаять вакыйгасы да аларның катнашыннан башка узмый. Криминалистның эш нәтиҗәсе кешенең язмышы белән бәйле. Бу вазыйфаны 2012 нче елдан полиция капитаны Марсель Гарипов башкара. Җәмгыятьнең иминлеге — эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кулында. Аларга тынгысыз, авыр эшләрен намус белән башкарырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев