10 августка һава торышы
10 августта Татарстан территориясендә аз болытлы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавы буенча, төньяк, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4 - 9 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы 13-18 градус тәшкил итәчәк, көндезге сәгатьләрдә эсселек 28-33 градуска кадәр күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев