Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 сентябрьне ял көне ясарга тәкъдим итәләр

Россиядә 1 сентябрьдә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен ял көне ясарга тәкъдим итәләр. Россия Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев парламент каравына 1 сентябрьдә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен ял көне кертүне күздә тоткан закон проектын керткән.

Бу хакта Шәһри Казан яза.

Закон проекты Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Депутат аңлатканча, 1 сентябрьдә мәктәпләрдә үткәрелә торган линейкаларда ата-аналарның катнашуы балалар, бигрәк тә беренче тапкыр парта артына утыручылар өчен, шулай ук башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен мөһим.
Белем көне беренче тапкыр гына ял көне ясарга тәкъдим ителми. Бер ел элек Россия Хезмәт министрлыгына шундый инициатива белән Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев мөрәҗәгать итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев