Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 сентябрь - Белем көне!

1 сентябрь - Белем көне. Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...

Яңа уку елы һәрвакыт шулай 1 сентябрь көнне башланмаган. Пётр I вакытында укулар төрле вакытта башлана торган булган. Бары тик 1984 елда гына 1 сентябрь рәсми рәвештә бәйрәм - Белем көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.

Белем көнен 1 сентябрь көнне барлык илләр дә билгеләп үтмәгәнен дә белеп тору кирәктер. Россия (Татарстан), Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Молдавия, Төркмәнстан, Украина, Латвия кебек илләрдә генә 1 сентябрь Белем көне буларак билгеләп үтелә. Япония, Һиндстан кебек илләрдә Белем көне әле 1 апрельдә генә булачак.

Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!

Әлеге бәйрәм белән барлык укучыларны һәм укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Укыту-укуда уңышларга ирешегез, алган белемнәр файда алып килен һәм файда китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев