1 нче «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар төркеме балалары ветеринар табибы һөнәре белән таныштылар.
Балалар ветеринар һөнәренең бик мөһим булуын белделәр, ул хайваннарны дәвалый, аларга инъекцияләр ясый, хуҗаларына файдалы киңәшләр бирә.
Ветеринар булып эшләү өчен яхшы медицина әзерлеге булырга тиеш. Чөнки хайваннар, җәнлекләр нәрсә булганын, кайсы җирләре авыртуын әйтә дә, күрсәтә дә алмыйлар. Балалар бик теләп хайваннарга үзләре ярдәм итеп карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев