Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 июльдә Миңгәр Сабан туе гөрләячәк [программа]

Июль - Сабан туйлары ае. Авылларда шау- гөр килеп бәйрәмгә әзерләнәләр. Бизәлгән атлар, гармун тавышы, чигүле сөлгеләр, җыр бию, уен көлке...

Быел күпләр көтеп алган Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе 1 июльдә узачак. Бәйрәм сәгать 19.00дә башланачак. Гадәттәгечә, Миңгәр Сабан туе экстрим ярышлар, әкияти салютлар, концерт-тамашалары белән кунакларны шаккатырырга җыена. Чараны Татарстанның атказанган артистлары Фәннүр Хәсәнов, Азат Зарипов һәм башка таланты актерлар алып барачак. Сабан туенда милли уеннар белән бергә гладиаторлар ярышы, квадроциклларда, көймәләрдә узышу, ялан кул балык тоту һәм башка үзенчәлекле бәйгеләрдә көч сынашып булачак. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләр дип көтелә. Спорт сөючеләр өчен шулай ук махсус ярышлар каралган. Үзәк мәйданда "Миңгәр" дип исемләнгән документаль фильм да тәкъдим итәчәкләр. Тамашада Татарстанның һәм Башкорстанның халык артистлары белән бергә яшь талантлар да чыгыш ясаячак. Абхазия, Бразилиядән килгән бию төркеме чыгышлары, Дагыстаннан канатта йөрүчеләрдән шоу - боларның барысын да Миңгәр Сабан туенда күреп булачак. Бәйрәмгә чит илдән, башка республикалардан да кунаклар килер дип көтелә.
Сабан туеның программасы белән биредә таныша аласыз:

---
Шәһри Казан

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев