Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 июль – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне

Әлеге көн үз иленнән читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләргә тирән хөрмәт билгесе итеп билгеләнгән.

Сугыш хәрәкәте ветераннары

Нәкъ шул уңайдан кайнар нокталарда һәм кораллы конфликтлар зоналарында сугышчан бурычларын намус белән үтәгән райондашлар шушы көннәрдә Саба хәрби комиссариатында җыелдылар. Шулай ук әлеге чарада Финанс – бюджет палатасы рәисе, ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр җәмгыятенең җитәкчесе Ш.А.Сөнгатов та катнашты. Үз чыгышында ул әлеге оешманың кирәклелеге һәм мөһимлеген билгеләп үтте. Чарада катнашучылар Саба үзәгендә урнашкан һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Шулай ук бу көнне кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр истәлекле медальләр белән дә билгеләп үтелде.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев