Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 декабрьдән Татарстанда халык өчен газ бәясе 53 тиенгә арта

Татарстанда быелның 1 декабреннән халык өчен газ бәясе 53 тиенгә артып, бер кубометры 6,78 сум (өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып) тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты әлеге карарны газны күпләп сату бәясен индексацияләүгә бәйле рәвештә кабул итте, дип яза «Татар-информ».

Монополиягә каршы федераль хезмәт карары нигезендә, 1 декабрьдән илдә газны күпләп сату бәясе дә, газ бүлү челтәрләре буйлап газны транспортировкалау хезмәтләренә тариф та 8,5 процентка арта. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты халыкка сатыла торган газның ваклап сату бәясен яңадан карады.

Искәртеп узабыз, РФ Хөкүмәте газ, электр энергиясе, су һәм җылылык белән тәэмин итү тарифларын индексацияләүне 2023 елның 1 июле урынына 2022 елның 1 декабрендә үткәрергә карар кылды.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы белдерүе буенча, 2023 елда индексация үткәрелмәячәк, чираттагысы 2024 елның 1 июлендә узачак. 1 декабрьдә тарифларны индексацияләүнең чик дәрәҗәсе ил күләмендә 9 проценттан артмаячак.

Реклама

Фото: https://www.mknews.de

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев