Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 декабрьдән яңа штрафлар пәйда булачак – алар кемнәргә яный?

Көзен берьюлы берничә штраф пәйда булды. Кайберләре 1 декабрьдән үз көченә керәчәк. Законны бозмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Октябрьдә, әйтик, кибетләрдә, банкларда аерым түләү бәрабәренә өстәмә товарларны (хезмәтләрне) мәҗбүриләп саткан өчен штрафлар кертелде. Моның өчен вазыйфаи затларга 2000нән 4000 сумга кадәр, юридик затларга – 20 000 мең сумнан 40 000 сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган.

Ә инде 1 декабрьдән автомобильнең көпчәген кышкысына алыштырмаган өчен штраф сала башлаячаклар. Көпчәкне алыштырмау машинадан файдалану мөмкинлеге бирмәүче төзексезлекләр исемлегенә кертеләчәк чөнки. Штраф күләме 500 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш кышның беренче ае башында хәмерсез эчемлекләрне мәҗбүри маркировкалау кагыйдәләре үз көченә керә. Законны бозучылар 5000 сумнан 300 000 сумга кадәр штраф түлиячәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/126827/

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев