Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 декабрьдә илдә инвалидлар декадасы башланды

3 нче декабрь — сәламәтлеге ягыннан физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр көне. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

Саба районында барлыгы 3 941 физик мөмкинлеге чикләнгән кеше гомер кичерә.

Араларында тулы канлы тормыш белән яшәүчеләр байтак. Мәдәни, спорт чараларында актив катнашып кына калмыйча, районга зур җиңүләр белән кайтучылар да бар. Алар белән без сезне даими таныштырып торабыз.

Ә бүген, сүзебез кабат кояш кызы Ләйсән Зарипова хакында.

Ләйсән спорт белән ныклап, тренерлар ярдәмендә 2014 нче елда шөгыльләнә башлый. 2016 нчы елда теннис дөньясына беренче адымнарын ясый. 2018 нче елда беренче тапкыр спорт-лин буенча Россия чемпионатында катнашып 2нче урын ала. Шул ук елны Португалиянең Модейро утравында Дөнья чемпионатында 3 нче урынны алып, бронза медаль белән кайта. 2019 нчы елда Европа чемпионатында 1 алтын, 2 көмеш медаль ала. 2021 нче елда Италиянең Феррара шәһәрендә шәхси разряд буенча 3 нче урынны, команда зачетында 2 нче урынны яулады.

Быел исә, башкалабыз Казан шәһәрендә булган махсус олимпиаданың бердәм уеннарында ике алтын, бер көмеш медальле булды. Россия чемпионатында парлы разрядта алтын, катнашта көмеш медаль иясе булып, Россия чемпионы исемен алды. Ләйсәннең тагын бер күңелле яңалыгы: 31 октябрьдә аңа Россиянең спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде. 

Рәмзия ханым Ләйсән өчен әни генә түгел. Ул аның сәламәтлеге сагында торучы, психологы, якын дусты, тренеры да. Алар гомер буйлап бергә атлап бара. Уңышларга бергәләп ирешәләр, киләчәккә яңа максатлар куялар. Ә алда сынаулар, киеренке ярышлар күп булачак. Без аларда Ләйсәннең җиңәчәгенә ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев