Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

02 хәбәр итә

02 хәбәр итә.

Олыяз авылында яшәүче берәү алкоголь эчемлекләр кулланган хәлдә эш урынында, үзенең таныш кешесенә карата тавыш чыгара.

9 май көнне-Олы Шыңар авылында яшәүче, машина йөртергә таныклыгы булмаса да, руль артына утыра. Аны Саба эчке эшләр бүлеге полиция хезмәткәрләре туктата.

Түбән Утар авылында яшәүче 2022 елның августыннан алып, 2023 елның апреленә кадәр явыз ният белән ялганлап Байлар Сабасында яшәүче берәүнең 103 240 сум акчасын ала.

Май аеның 24ендә Саба-Сатыш юлында исерек хәлдәге шофер тоткарлана. Ул Арча районы Кәче авылы кешесе була.

Түбән Утар авылында яшәүче берәү 2023 елның 13 маеннан, 17 майга кадәр ялган юллар белән, икенче берәүнең хәләл акчасын ала, һәм аны кире кайтармаска омтыла, барлык сумма 65 200 сум була.

Олы Нырты авылы кешесе Сабадагы Тукай урамында урнашкан йорт каршында бер хатын-кызның велосипедын урлап алып китә. Әмма, ерак бара алмый, аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Шәмәрдән кешесе Иштуган авылында яшәүче бер хатынны верандада буа башлый һәм үтерү белән яный. Шәмәрдән кешесенә карата җинаять эше кузгалтылды.

Хөрмәтле гражданнар!
Сезгә зур мөрәҗагатебез бар!

Мошенниклар ятьмәсенә килеп эләкмәс өчен, кәрәзле телефоннарыгызда таныш булмаган номерларны алмагыз. Әгәр сезгә нинди дә булса банктан шалтыратып сезнең исемгә кредит рәсмилләштерелә, сезнең счеттан акча салдырыла дисәләр, я булмаса башка сораулар бирсәләр, җавап кайтармагыз, телефоныгызны өзеп куегыз.
Зирәк һәм мәгълүматлы булыгыз. Мошенниклар хәзер күп төрле сораулар биреп башыгызны әйләндерергә, сезне бутарга мөмкинләр. Үзегез турында күп информация бирмәгез.
Тыныч һәм гади юл белән яшәү сәламәтлек билгесе! Шуны онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев