Рөстәм Миңнеханов: Җиңү бәйрәмендә ватандашлар кыюлыгын горурлык белән искә алабыз
Хәрби парадта 1 меңләп гаскәри катнаша.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җиңү бәйрәмендә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында хәрби парадта ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
«Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте. җиңелгән Германия флаглары мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Президент Россиядә коточкыч сугыш кагылып узмаган бер генә гаилә дә булмаганын искәртте. Татарстаннан 700 меңнән артык кеше китеп, яртысы кире кайтмаган. «Тылда калганнар — картлар, хатын-кызлар, балалар да Җиңүне якынайту өчен үз өлешен кертте. Авырлыкларга карамастан, безнең халык аларга каршы торды, зур батырлык күрсәтте. Бу якты бәйрәмдә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз, солдатларның каһарманлыгын хөрмәтлибез», — диде ул.
Республика җитәкчесе парадка Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чакырылганын, аның 1945 елда Мәскәүдәге парадта да катнашканын билгеләп узды. «Хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге булачаксыз», — дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.
Рөстәм Миңнеханов балаларны да Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген, тарихны күчереп язуның теләсә нинди омтылышларына чик кую тиешлеген ассызыклады. Илнең Баш Главнокомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона потенциалы, Россия Коралланган көчләре абруе артканын әйтте. «Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!» — диде Президент. Шуннан соң Татарстан Республикасы дәүләт гимны яңгырады.
Трансляция барышында Мәскәү белән тоташтыру булды. Россия Президенты Владимир Путин чыгышында Җиңүнең зур бәһасен искәртте. 75 ел элек килгән Җиңү ил язмышы өчен хәлиткеч булганын ассызыклады. Сугыш корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Россия гимны яңгырады.
Бу минутларда Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре марш белән атлый. Парадта барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр, 40 берәмлек хәрби техника катнаша.
Тантаналы парад Җиңү көненә багышланган җырлар белән дәвам итте. Татарстан Президенты хәрби техниканың заманча үрнәкләрен карады, парадта катнашучыларны сәламләде, гарнизон вәкилләренә бүләкләр тапшырды. Алга таба ТНВ каналында 75 ел элек Мәскәүнең Кызыл мәйданында данлыклы тарихи Җиңү парадын ничек узуы турында фильм күрсәтелде. ТНВ-Планета телеканалында сугыш чоры җырлары концерты тәкъдим ителә.
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев