Саба ТВ

Саба районы

16+
Наши герои

Украинада баручы махсус хәрби операциядә булган якташларыбыз чираттагы ялларына кайтып, кадерле кешеләре, туганнары, дуслары белән очрашып тора.

Хәрби хәрәкәт зонасында безнең районнан «Гуля» позывное белән 1 хатын кыз да медицина батальонында хезмәт итә. Бу көннәрдә ул үзенең тормыш иптәше белән туган җиренә ялга кайтты.

Алар икесе дә хәрби хезмәттә. Алар "Солдатка аш" солдатларга ярдәм җыю штабына килделәр. Хәрби операция зонасындагы барлык сугышчылардан рәхмәт сүзләре алып кайтканнар. Бөтен төр көнкүреш кирәк-яраклары, ризыклар әзерләп җибәрүче волонтерларга медицина батальоны һәм командование исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар. Шулай ук, кунаклар районыбызның алыштыргысыз, курку белмәс, хәрби зонага инде 50гә якын гуманитар йөк илткән волонтер, 2 солдат әтисе Җәмил Янгучинны хәрби часть командиры фәрманы белән "Махсус хәрби операциягә ярдәме өчен" медале белән бүләкләделәр. "Солдатка аш" штабында эшләүче ханымнар бу очрашудан бик шат калдылар һәм үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш кырыннан килгән рәхмәт сүзләре алар хезмәтенә олы бәя булды. Әлбәттә, штаб волонтерлары кунакларны кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән дә сыйладылар. Бүген ,шулай ук, хәрбиләр белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев