“Минем герой”
2025 ел президентыбыз тарафыннан «Ватанны саклаучылар елы»дип игълан ителде.Моның максаты тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең,шулай ук хәзерге геройларга -махсус хәрби операция дә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү булачак.
2025 ел президентыбыз тарафыннан "Ватанны саклаучылар елы"дип игълан ителде.Моның максаты тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең,шулай ук хәзерге геройларга -махсус хәрби операция дә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү булачак.
Хәзерге вакытта меңләгән ир-егетләребез махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм бәйсезлеге өчен үз-үзен аямыйча көрәшә.Хәрби бурычларын намус белән үтәп,батырлык,кыюлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтәләр.
Минем абыем да ,ягъни әниемнең бертуган энесе Гаптравефов Радик Равиль улы мобилизацияләнеп 2022 елның 29нчы сентябрендә Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә.Казанда ЭКСПО да 1 ай хәрби әзерлек үткәннән соң 2 ноябрь дә Ростов шәһәренә барып урнашалар.2 ай хәрби өйрәнүләрдән соң 2023 елның январендә сугышның алгы сызыгына кереп китәләр.Ул Артеллерия дивизионында 3 батарея дә хезмәт итә. Абыем Сватово юнәлешендәге бик күп,авылларны,шәһәрләрне азат итүдә катнаша.Шушы дәвер эчендә тырыш хезмәте өчен 4 медаль белән бүләкләнә.Сугыш яраларсыз гына булмый диләр,абыем бу сынуны да үтте.Машиналарына дрон төшеп шартлады һәм абыем җитди тән җәрәхәтләре алды.Бүгенгесе көндә абыем тернәкләнү үтә.
Шушы вакыт эчендә алар бик күп сынаулар аша үтәләр.Якында гына дошман снарядлары шартлау, дроннар белән көрәшү,тотрыксыз һава шартлары дисеңме,ләкин шуларның иң авыр иртәшләреңне югалту диде абыем.Ә инде иң күңеллесе Туган яклардан килгән ярдәм,иң тәмле күчтәнәчләр дип искә ала ул.
Абыем үзе монда булса да, күңеле белән иптәшләре янында ул.Аның иртәсе аларның хәлләрен белүдән башлана.Аларга ничек тә ярдәм итәргә тырыша, чөнки шушы еллар эчендә алар бер гаилә булып,дуслашып,туганлашып беткәннәр.Бер телем икмәкне бишкә бүлеп ашаган вакытлар күп булды ди ул .Бөтен авырлыкларны бергә җиңеп, берсен -берсе яклап,саклап сыгылмыйча алга баралар.
Мин чын батырлыкның,чын дуслыкның ни икәнен абыем аша аңладым.Мин абыем белән горурланм, аның кебек батыр булырга хыялланам.
Шархымуллина Лилия, Тимершык авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев