Без геройларыбызны белергә тиеш. 2023нче елның ноябрь аенда Украинада махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз Фәнил Әхмәтвәлиев турында әтисе Фарсил абый күңелендәге истәлекләрен барлады.
Без геройларыбызны белергә тиеш. 2023нче елның ноябрь аенда Украинада махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз Фәнил Әхмәтвәлиев турында әтисе Фарсил абый күңелендәге истәлекләрен барлады.
Без геройларыбызны белергә тиеш. 2023нче елның ноябрь аенда Украинада махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз Фәнил Әхмәтвәлиев турында әтисе Фарсил абый күңелендәге истәлекләрен барлады.
“Улыбыз Әхмәтвәлиев Фәнил Фарсил улы 1995нче елның 19нчы сентябрендә гаиләюездә өлкән улыбыз булып дөньяга килде. Үскән дәвердә тиктормас, шук бала булды, куркуны белмәде, хайваннарны бик яратты” - дип искә ала улы турында әтисе Фарсил абый. Кечкенәдән үк йорт тирәсендә кайнашты, бөтен эшләребездә булышты. Бигрәк тә малларны карауда зур ярдәмче иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан ветеринария академиясендә белем алды. 2018нче елда аны тәмалап районга эшкә кайтты. Тимершык участогында ветеринария табибы булып эшләде. Шул ук елны армия сафларына китте. Саратов өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. 2019нчы елда октябрь аенда кайтты. Кайтты да үз хезмәтен дәвам итте. Үз эшен бик белде. Яшь булуына карамастан һөнәренең остасы булды. Һәркем сокланды аңа, ди Фарсил абый. 2022нче елның җәендә Фәнил хезмәтен Теләче районы Август оешмасында дәвам итә. Махсус хәрби операция башлангач мобилизацияләнеп туган илебезне якларга китә. Анда ул разведротага килеп эләгә. Луганск өлкәсенең Сватово шәһәре биләмәсендә бөтен җаны-тәне белән разведчик булып хезмәт итә. Ветеринария табибы булу аңа сугыш кырында нык ярдәм итә. Ул анда санитар эшен дә башкара. Иптәшләренең яраларын дәвалый, аларны үлемнән алып кала. Фәнилнең әтисе Фарсил абый актив волонтер да. Ул махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләүдә бик зур көчен куя. Һәрвакыт улы белән элемтәдә тора. Алар өчен көченнән килгәнне эшли. Беренче тапкыр кыска вакытлы ялга 2023нче елның апрелендә кайта. Икенчесе шул ук елның октябрь аена туры килә. Соңгы кайтуында ул Байлар Сабасыннан фатир ала, йөргән кызы белән кайткач өйләнешергә сүз куешалар, Фәнил үзе йорт-җир җиткереп яшәү турында хыяллана. 7 ноябрьдә ул ялын бетереп кабат махсус хәрби операциягә хәрби бурычын үтәргә китә. Фәнил сугыш кырында үзенең бик күп иптәшләрен югалта, алар өчен җаны әрни. 16 ноябрьдә соңгы тапкыр әти-әниләре белән телефоннан сөйләшә. Ул анда алгы сызыкка кертүләре турында хәбәр итә. Бу керүдән инде Фәнилдән бүтәнчә хәбәр булмый. 1 ел да 4 айдан соң барлык тиешле туганлыкны раслаучы тикшерүләрдән соң аның җәсәден 19нчы март көнне туган ягы Саба районы Кызыл Мишә авылына алып кайтып җирләделәр. Озатырга Фәнилне белгән район халкы, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары, гомумән аны белгән һәркем, сугышта бергә хезмәт иткән иптәшләренең тормыш иптәшләре, Республика һәм район җитәкчелеге килде. Зиратка аны зур чакрымнарны иңләгән колонна озатты. Кыска гына гомерендә ул үзенә карата шундый хөрмәт яулаган. Егетнең якты истәлеге һәркемнең күңелендә мәңге сакланыр. Алар безнең тыныч тормышыбыз өчен үзләрен кызганмый яуга күтәрелгән һәм башларын салган батыр-яугирләр. Фәнилнең әти-әнисе улларын алып кайтып озатуда үзләренең өлешен керткән Республика җитәкчелегенә, район башлыгы Рәис Миннехановка, Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закировка, мәгариф бүлегенә, Татмитагро җәмгыятенә, Мичән, Симет хуҗалыкларына, авыл җирлекләренә, Тимершык, Кызыл Мишә авылларында яшәүчеләргә һәм өлешләре кергән бөтен район халкына тирән рәхмәтен җиткерә. Алдагы көннәрдә һәркемгә сәламәтлек, илебезгә тынычлык телиләр, мондый кайгы-хәсрәтне беркемгә дә кичерергә язмасын иде диләр. Батыр ул үстергән ата-ана алдында башыбызны иябез, зур кайгыны кичерергә Аллахы Тәгалә аларга олы ярдәмен бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев