Байлар Сабасыннан 5 бала әтисе Илдус Рафыйков 2022 елда контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә.
Гаиләсенә бу хакта юлга чыгарга 1 көн кала гына хәбәр итә.
"Вирус" позывное белән хезмәт иткән хәрби ике тапкыр нык яралана, бармакларын югалта, госпитальләрдә ята. 2024 елның 14 февралендә сәламәтлеге буенча туган якларына кайта. Иптәшен яралы килеш ташлап калдырмаганы, ярдәм иткәне өчен "Батырлык өчен" ("За храбрость") медале белән бүләкләнә. Батыр солдат белән әңгәмәне 16 май көнне 17 сәгать 30 минутта чыгачак "Атна" информацион программасында карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев