31 март 2023 яңалыклары
-
Миңгәр авылында гомер кичерүче Бибишәмсүнэ әби Миннәхмәтова бүген үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтте
Гомерен тырыш,гадел ,намуслы итеп алып бара ул.Тормыш иптәше Мидхәт ага белән 59 ел бергә матур гомер итәлэр.5 бала тәрбияләп үстерәләр.Бүген аларның 5 оныклары,14 оныкчыклары бар. Бибишәмсүнә әби бүген бик рәхәттә,балаларының кадер-хөрмәтендә яши.Без аңа озын гомер,бәхетле картлык,сәламәтлек телибез.
-
Бүген Саба муниципаль район бинасының актлар залында терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды
Утырыш эшендә район башлыгы Р.Н.Минниханов катнашты.
-
Саба муниципаль район бинасының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды
Җыелышта авыл җирлекләре башлыклары,прокуратура,салым инспекциясе , мәгариф,мәдәният һәм башка оешма җитәкчеләре катнашты.Җыелышны алып баручы,Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов комиссия эшчәнлегенең эшен алга таба тагын да яхшыртырга кушты.
-
Кичә «Дулкын» радиосының «Җанлы әңгәмә» тапшыруында тәҗел мәсьәлә- яшь кош-корт сатып алу чыгымын киметү өчен субсидия алу, аның тәртипләре турында сүз булды.
Тапшыруда Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Котдусов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе икътисад-финанс бүлеге җитәкчесе А.Хәбибуллина, ветеринария станциясе җитәкчесе З.Ганиев , Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Хаҗиев һәм авыл җирлеге сәркатибе Э.Вафина катнашты.