30 октябрь 2020 яңалыклары
-
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге Дата 1974 елның 30 октябрендә СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест йөзеннән мордва һәм Пермь лагерьлары тоткыннары башлаган ачлык истәлеге итеп сайлана. Алар 30 октябрьне СССРда сәяси тоткыннар көне дип игълан иттеләр. Шул вакыттан башлап 30 октябрьдә Советлар Союзында ел саен сәяси тоткыннарның ачлыгы узды.
-
Рөстәм Миңнеханов Кукмарада полицейскийга һөҗүм итүгә бәйле эшне үз контроленә алды
Җинаять урынына Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйков килде.
-
Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнә
Республикада төнге сәгатьләрдә тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү тыела.
-
Кукмарада полицейскийга пычак белән һөҗүм иткән кешене атып үтергәннәр
Хокук саклаучыларга һөҗүм иткәнче, ул полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына янучан катнашма салынган ике шешә ыргыткан.
-
«Татмедиа»ның TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган
Рөстәм Миңнеханов милли костюм киеп төшкән роликны караучылар саны миллионга якынлашып килә.
-
Путин: Россиядә гомум илкүләм изоляция кертелмәячәк
Чикләү чаралары табибларның конкрет төбәктә, шәһәрдә, муниципалитетта вазгыять буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителәчәк.