29 ноябрь 2018 яңалыклары
-
«Иремә тамга кирәк...»
Очрашуларга күп йөргәч нәрсәләр генә ишетмисең икән. Яныңа килеп тә сөйлиләр, язып та җибәрәләр. Кайберләре елый-елый, кайберләре көлә- көлә сөйли. әлеге вакыйганы да көлеп кенә бәян кылдылар. Саимә (исемен үзгәртәм) унҗиде яшендә кияүгә чыга. Танышуларына ике ай да үтми, егет аңа тәкъдим ясый, һәм өйләнешкәч кәләшен туган авылына алып кайтып китә.
-
Татарстанда чит ил автомобиле юл читенә очып, ике багана арасында кысылып калган
Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Әлмәт районында булган.
-
Җирдән биздермик, дисәк...
Озакламый авыл җирендә мал-туар, кош-корт тавышы тынарга мөмкин. Урбанизация, ягъни халыкның авыл җиреннән шәһәргә күченү темасын өйрәнүче белгечләр елдан-ел шулай дип әйтә килә. Әмма Татарстанда, киресенчә, инде ун ел рәттән ноябрь-декабрь айларында авыл хезмәтчәннәренең тормыш шартларын яхшырту турында сөйләшеп, тиешле чаралар күрәләр. Сала тормышын якты киләчәккә илтүгә юнәлтелгән семинар-киңәшмә бу атнада Лаешта үтте.
-
Сарык ите белән баллы җиләк-җимеш
Мароккода дәрәҗәле кунакларны кабул иткәндә тәкъдим итә торган ризык бар. Ул иттән һәм баллы җиләк-җимештән пешерелгән тәмле һәм гадәти булмаган ризык.
-
Дельтапланда очып киткән кешене беркетергә онытканнар — куркыныч мизгелләр видеосы
Зур тизлектә очып барган аппараттан егылып төшмәс өчен, ир-ат алдындагы тимергә ябыша.
-
Владимир Путин аэропортларга мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады
«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә.
-
Егетем миңа туебыз көнне хыянәт итте
Эшкә урнашкач, коллективта кемнең кем икәнен, кемнән читтәрәк торырга, кемгә ышанырга мөмкин булуын аңларга тырышасың бит инде. Миңа Регина исемле кыз башкалардан әйбәтрәк кебек тоелды. Якын дусларга әверелмәсәк тә, рәхәт иде аның белән аралашу. Егерме җиденче яше белән барганлыктан, азмы-күпме тәҗрибә туплаган, кешенең хәленә керә белә. Кияүдә түгел. Баласы да юк. Эшкә кереп, берничә ай үтте шулай.
-
Минтимер Шәймиев Сәкинә Шәймиева вафатыннан соң белдерү ясый
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете Сәкинә Шәймиева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдерә, дип хәбәр итә Ватаным Татарстан.
-
Ир йөкле сөяркәсен үтергән
Башкортстанның Югары суды йөкле сөяркәсен үтергән уфалыга хөкем карары чыгарды. 30 яшьлек ир 15 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Эш материалларын өйрәнгәндә шул билгеле була: гаепләнүче үтерелгән яшь хатын белән 2016 елда таныша, һәм алар очраша башлый. Былтыр августта исә хатын сөйгәненә йөкле икәнен хәбәр итә.
-
Инвалид арбасына утырган 19 яшьлек Әнисә могҗиза белән үз аякларына кире баса
Балтач районының Арбаш авылында яшәүче Әнисә Фазылҗанованы язмыш инде әллә ничә кат сынарга өлгерә. 19 яшен тутырган кызга катлаулы операцияләр аша узарга да, инвалид арбасына да утырырга туры килә.