29 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Бүген Сатыш авылында мобиль хастаханә эшләде
Билгеле булганча, "Демография" милли проекты кысаларында ТРсында "Мобиль поликлиника" программасы эшли башлады. Бу көннәрдә Республика клиник хастаханәсе табиблары Саба районында. Бүген Сатыш авылындагы мобиль хастаханәгә Бигәнәй, Мамалай, Сатыш авылы халкы мөрәҗәгать итте. Сюжет 2 октябрь көнне, 17 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак.
-
Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектының Икътисад министрлыгы алып бара торган төбәк проектлары 100% дәрәҗәсендә үтәлгән
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгы алып бара торган 4 төбәк проекты тулы күләмендә үтәлгән.
-
Грипп сәбәпле, Россиядә 111 мәктәпне карантинга япканнар
Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел.
-
Теләче районында 504 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексына нигез салдылар
Теләче районы Казаклар авылында сөтчелек комплексы төзелешенә беренче таш салу тантанасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, "Игенче" ҖЧҖен гамәлгә куючы Дамир Каюмов, Теләче муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, "Приор" ҖЧҖ директоры, генераль подрядчы Рәшит Гафиуллин катнашты.
-
Байлар Сабасы Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү эшләре бара
Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров урамы матурлануын дәвам итә.
-
Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәләр
ТатЦИКның беренче пленар утырышында АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган һәм аның рәисе сайланган.