29 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Бүген «Дулкын» радиосында «Әй, моңлы гармун» тапшыруы эфирга чыкты.
Тапшыруда кунакта Сатыш авыл мәдәният йорты мөдире Азат Солтанов булды.
-
Бүген Шәмәрдән авылы халкы 18нче гыйнвар көнне махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Марат Илдус улы Шаһиев белән саубуллашты.
Марат Шаһиевны бүген әнисе, ике энесе, туганнары, авылдашлары, бергә хезмәт иткән дуслары соңгы юлга озатты.
-
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан тагын бер егетебез Сатыш авлыннан Ильяс Шакиров
Ул да мобилизациянең беренче көннәреннән үк хәрби зонада. Бу ялы аның тормышында истәлекле вакыйга белән куанычлы – егет сөйгәне белән никах укытып гаилә корды.
-
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егетебез Йосыф-Алан авлыннан Инсаф Сәйфуллин
Украинада баручы махсус хәрби операция хәрәкәтләрендә катнашучы якташларыбыз чираттагы ялларына кайта. Батыр егетләребез бүгенге көндә патриотлык хисләрен туплап, бердәм булып җиңүне якынайту өчен көрәшәләр.
-
До 2 800 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы!