28 август 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 14 хуҗалык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп бетерде
Республикада барлык мәйданның 73 проценты суктырылган.
-
Кояш кебек көлеп торган сабыйларының көннән-көн сүрелә баруына ышанасылары килми (ЯРДӘМ КИРӘК)
Сабада яшәүче 3 яшьлек Аделина Абдуллинада лейкозның бик сирәк төрен тапканнар. Андый балалар Татарстанда башка юк. Быел 10 июльдә куелган диагноз бу гаиләнең йокысын качырган. Аларның әле дә кояш кебек көлеп торган сабыйларының көннән-көн сүрелә баруына ышанасылары килми.
-
Ат үрчетүче Равил Гәйнетдинов: "Элек атлар авылның төп бизәге иде, ә хәзер нәрсә?"
Арча районы Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Равил Гәйнетдинов "Русский тяжеловес", “Рус юртагы (русский рысистый)", "Литовский тяжеловес" токымлы авыр йөк атлары асрый. Бүген аның хуҗалыгында 30 баш ат бар. Соңгы вакытта уңган фермер ат итеннән казылык та ясап сата башлаган. Дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмыйча, үз көче белән әлеге эшне башлап җибәргән җитештерүче белән “Интертат” хәбәрчесе аралашып кайтты.
-
2018 елда Иннополис университетын 149 студент тәмамлаган
Сессияләрен «бишле»гә бирүчеләргә Иннополиста торак алу өчен сертификат тапшырылды.
-
Айзат Һадиев – республика призеры
Югары Осланда 24-25 августта бергә-бер көрәшнең катнаш төре буенча үткәрелгән Татарстан беренчелегендә Саба гимназиясе укучысы Айзат Һадиев ( тренеры Азат Вәлиуллин) катнашып, 2нче призлы урынны алды.
-
Казан астында бәрелешүдән машиналар янган (ВИДЕО)
М7 трассасында бәрелешүдән соң өч йөк машинасына ут капкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Рөстәм Миңнеханов Иннополиста пилотсыз таксины сынап карады
2019 елда Казанда пилосыз таксидан WorldSkills чемпионатында катнашучылар куллана ала, диде Татарстан Президенты.