27 март 2023 яңалыклары
-
Бүген 27нче март календарьда Халыкара театр көне.
Шул уңайдан районыбыз мәктәпләрендә укучы нәни артистлар мәдәният йортында әкияти спектакль куйдылар.
-
Саба районы мөхтәсибәте өчен Рамазан аена намаз вакытлары.
Тоткан уразаларыбыз,укыган намазларыбыз кабул булсын🤲
-
Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы укучылар кичә Казан шәһәрендэ спартакиадада катнаштылар.
Саба аграр көллияте студентлары, чаңгы узышларының финал ярышында 1нче урын алып районга җиңү китерде. Команда составын һәм аларның җитәкчеләре Айдар Шәмсевәлиевны чын куңелдэн уңышлары белән тәбрик итәбез, яңа жиңүләр телибез.
-
26 март көнне Байлар Сабасында «Нәүрүз» бәйрәме булып узды.
Бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.