26 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда Яңа ел төнендә 1700 полиция хезмәткәре кизү торачак
Раштуа төнендә кизү торуга 900 полиция хезмәткәре чыга.
-
Татарстанда Яңа ел төнендә салкын көтеләме?
Татарстанда Яңа ел төнендә 24 градус салкын көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.
-
Кыш бабайлар парады һәм Үзәк чыршыны ачу тантанасыннан фоторепортаж
.
-
Байлар Сабасында "Кыш Бабай - 2018" парадында катнашучылар арасында җиңүчеләр һәм 2018 ел чыршысын бизәү буенча бүләкләү исемлеге
25 декабрь көнне Байлар Сабасында Кыш бабайлар парады һәм Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды, анда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов 2018 елга йомгак ясады, барысын да бәйрәм белән котлады, яңа ел конкурсларында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырды.
-
18 яшьлек егет чүплектә тапкан сабый аның үз баласы булып чыккан
18 яшьлек егет 22 яшьлек дус кызына өйдә бала табарга ярдәм итә.
-
Әнвәр Нургалиев: Бөеклеккә үрмәләгән саен, аска өстерәүчеләр арта
Ул – чын мәхәббәт җырчысы, җырлары да нигездә әлеге хис турында. Хатын-кыз колаклары белән ярата, диләр. Шуның өчен Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның иҗатын гүзәл затлар ярата.“Интертат” сәхнә артында үзенең чыгышын көтеп йөргән җырчы белән әңгәмә корды.
-
Казан үзәгендәге атыштан соң ике ир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган [+видео]
Кичә кич Островский һәм Университет урамнары киселешендә билгесез кеше пистолет белән ике кешегә һөҗүм иткән һәм алар бик каты яраланган.
-
Татарстан Президенты һәм Казан мэры "Черек күл" паркында керлинг уйнады
Рөстәм Миңнеханов "Черек күл" паркында Яңа ел мәйданчыгы эше белән танышты.