26 август 2019 яңалыклары
-
Казан паркларында Djinn City, «Мануш-мануш», «Австралия» төркемнәре чыгыш ясый
26 һәм 27 августта Казан халкын һәм кунакларын музыка коллективлары чыгышлары, мастер-класслар, спектакльләр һәм музыкаль лаборатория көтә.
-
Конкур буенча Саба муниципаль районының ачык җәйге кубогы
2019 нчы елның 25 август көнендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә “Саба муниципаль районының ачык җәйге кубогына” конкур ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбе, Казан, Алабуга шәһәрләреннән, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан спортчылар көч сынашты. Ярыш өч маршрут буенча узды.
-
"Тыштан керүемә ята иде, нишләп үлгәнен һәм кем үтергәнен күрмәдем"
Бу вакыйга Бүздәк районында була. 60ны тутырып килүче ирле-хатынлы икәү өйләрендә кәеф-сафа корып утырганда талашып китәләр. Иренең акча тота белмәвенә һәм гел эчкегә туздыруына ачуланып, хатын тавыш куптара. Ир бу сүзләрне кабул итми, кызып китеп, тормыш иптәшенең йөзенә суга да өйдән чыгып китә.
-
Чаллы егете WorldSkillsта металл танк җыю биремен үтәүне төгәлләде
“Чемпионат тарихында әле беркемнең дә бу биремне 100 процент балл белән үтәгәне юк иде”, - диде ворк-шоп менеджер ассистенты.
-
Казанда росгвардиячеләр чит ил кешесенә югалткан акча янчыгын кайтарганнар
Ир-ат WorldSkills чемпионаты ачылышына ашыкканда акча янчыгын төшереп калдырган.
-
WorldSkills ябылу тантанасында Лобода һәм Киркоров чыгыш ясаячак
WorldSkills дөнья хәрәкәте флагын киләсе чемпионатны кабул итәчәк Шанхай шәһәренә тапшырачаклар.
-
Урак бәйгесе: 918 механизатор республиканың иң яхшы комбайнчысы исеме өчен көрәшә - Интертат
Татарстанда урак өстенең иң кызган мәле. Уракка керешкәндә яңгыр комачаулаган булса, хәзер игенчеләр, тәүлекнең һәр минутын файдаланып калырга ашыга. Комбайнчыларны кызыксындыру максатыннан Татарстанда "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесе башланды. Анда 918 механизатор катнаша.