26 апрель 2019 яңалыклары
-
Быелгы Тукай премиясе ияләре билгеле булды
Премияләр тантаналы төстә бүген ачылган Илһам Шакиров исемендәге концерт залында тапшырылды.
-
СССРның Халык артисткасы вафат
Кызганыч, бүген 91 яшендә булган СССРның халык артисткасы Элина Быстрицкая вафат булган, дигән хәбәр килде. Соңгы арада актрисаның сәламәтлеге начар булган.
-
"Бу бер көнлек эш түгел, еллар буе әзерләнәбез": Татар теленнән халыкара олимпиадада Гран-прины япон егете, Татарстан кызы һәм Башкортстан егете алды
Японнар үҗәт, үз дигәннәренә ирешә. Чихиро Тагучи узган елда татар теленнән халыкара олимпиадада беренче урынны алган иде, быелгы VII олимпиадада Гран-при яулады. Тик узган ел ул Япониянең Канагава шәһәре вәкиле буларак чыгыш ясаса, быел Бөекбритания данын яклады, чөнки узган елның сентябрендә ул Бөекбританиягә укырга кергән. Чихиродан тыш, олимпиадада Гран-прины Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов алдылар. "Татар-информ" хәбәрчесе алар белән җәһәт әңгәмәләр корды.
-
Татарстанда полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясе формалаша
Эшләнелгән концепция агымдагы елның 1 июнендә тәкъдим ителергә тиеш.
-
Җиңү көненә ветераннарга ел саен 10 мең түләнәчәк
Аны Россия территориясендә, Латвия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар алачак.
-
Тукай урамында бәйрәм « Телсез идек ,Тукай безне телле итте».
25 апрель конне Олы Нырты мэдэният йорты хезмэткэрлэре китапханэче белэн берлектэ Габдулла Тукай исемен йорткэн урамда « Телсез идек Тукай безне телле итте» дигэн бэйрэм чарасы уткэрделэр.
-
«XXI гасыр Кулибиннары» яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы үтте
«XXI гасыр Кулибиннары» яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында район укучылар ел да актив катнашып киләләр.
-
Тукай туган көн һәм Туган тел көненә багышланган чаралар ПРОГРАММАСЫ билгеле
Габдулла Тукай туган көнгә һәм Туган тел көненә багышланган, Татарстан язучылары катнашында узачак чараларда Башкортстаннан, Чувашстаннан, Удмуртиядән, Карачай-Черкессиядән килгән каләм ияләре дә катнашачак.