25 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Бүген Саба районының Эзмә, Тимершык, Килдебәк урта мәктәпләрендә, Саба гимназиясендә аграр сыйныфлар ачылды.
ТРның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббәров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр аларның җиһазланышы, эшнең оештырылышы белән таныштылар.
-
«Дулкын» радиосының «Ватан сагын»да тапшыруында махсус хәрби операциядә хезмәттә булучы егетләребезгә окоп шәмнәре ясап һәм башка бик күп ярдәмнәр итүче Тенеки авылыннан волонтер Фидәил Хисамиев катнашты.
Ул район буенча гына түгел, ә республикакүләм булдырылган ярдәм эшенең торышы турында сөйләде.
-
Бүген «Дулкын» радиосында «Әй, моңлы гармун» тапшыруы эфирга чыкты.
Тапшыруда райондашларыбыз Эзмә авылыннан гармунчы Фиргать Сәләхиев һәм Шекше авылыннан җырчы Зәлилә Әхмәтшина катнашты.
-
25 ноябрь - Гармунчылар көне.
Барлык шушы талант ияләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
-
Бүген район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелә.
Әлеге чара «Саба дулкыннары» телевидениесендә, Вконтакте төркемебездә һәм «Дулкын» радиосында туры эфирда трансляцияләнәчәк.