24 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 23 полиция хезмәткәренә торак сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды
2018 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгында барлыгы 43 полицейский торак сертификаты алды.
-
Күп катлы йортта яшәүчеләр күршеләрен этләрне үтереп ашый дип шикләнә
Күршеләр фатирдан килгән сасы искә, төнлә эт чинаганга борчыла.
-
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә
Бүген республикада буран аркасында күз күреме начарайды, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булды.
-
Килдебәк һәм Тимершык мәктәпләрендә 2003-2004 нче елгы мәктәп укучылары арасында мини-футбол ярышы узды
Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты.
-
Татарстан халкын ун көнлек Яңа ел каникуллары көтә
Республикада яшәүчеләр декабрь аенда 30 һәм 31ендә ял итәчәк.
-
Яңа ел күчтәнәче: пенсия арта
2019 елның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре артачак. Моның өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри.
-
“Татар җыры – 2018”: Уразова белән Элвин дуслашмады, Салават Айдарны китәргә өнди, "Яшьләр проекты" номинациясен 34 яшьлек җырчы яулады
Ниһаять, Казанда көтеп алынган XIX халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале үтте. Бу фестиваль турында берничә ай алдан ук зурдан кубып сөйлиләр. Эстрадада тиңнәре булмаган иң масштаблы фестиваль, “Татар җыры – 2018" тамашачының йөрәгендә нинди кызыклы мизгелләре белән истә калыр?
-
Нурминский: "Мин урамнарга чыгам"
Татар рэперы Нурминский иҗаты ВК социаль челтәрендә ТОП-100гә эләкте. Ул Тимати һәм башка популяр җырчыларны аста калдырып, җырлары белән өченче урынга менде. YouTube каналында ул миллионник - аның клипларын 5-10 миллион мәртәбә караганнар. Шаккаттым! Балтач районының Норма авылында туып үскән һәм әле дә шунда яшәп ятучы егет бу нәтиҗәгә ничек иреште икән? Нурминский әкәмәт кеше. Аның белән сөйләшкәндә дөньям әллә-ничә тапкыр үзгәрде.
-
Лесхоз бистәсендә "Чыршыкайда кунакта" дип аталган Чыршы ачылу тантанасыннан фоторепортаж
Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р. халыкны бәйрәм белән котлады.
-
Быел Татарстанда 121,3 миллион сумга 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланды
Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау объектларына капиталь ремонт программасы 2015 елдан гамәлгә ашырыла.
-
Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең Яңа елга бизәлешен карады
Татарстан башкаласындагы бәйрәм объектларын Италиядән килгән белгечләр ясаган.