24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Представители Татарстана пробились в федеральный полуфинал конкурса «Лидеры России»
Сотня победителей конкурса получат в персональные наставники одного из ведущих российских бизнесменов или чиновников.
-
Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин
Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда…" исемле күргәзмә киләчәктә Татар хатын-кызлары музееның нигезе булырга мөмкин. Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда яңа күргәзмә ачылу тантанасында катнашучылар шушы фикерне күтәрделәр. Бу хакта үзләренең чыгышларында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов, Институтның гыйльми...
-
Бер банкада – мең авырудан дәва
Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез. Әйтик, күрәгә - калий чыганагы, кара җимеш - эчәкләр өчен кирәк, йөзем - баш миен туендыра, чикләвек - май чыганагы, ул кан тамыры-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимон файдасы турында әйтеп тә торасы юк.
-
2018 елның гыйнварыннан электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керә
2018 елның 1 гыйнварыннан электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керәчәк. Бу нәрсәне аңлата? Аның нинди уңай һәм кимчелекле яклары бар?
-
Ошатып йөргән кешегезгә үзегезнең ошау-ошамавыгызны ничек белергә?
Авырткан җирдән кул китми, яраткан кешедән күз китми ди. Яраткан кешегә карап кына торасы килә бит ул. Сезгә ул кыз бик ошый, ләкин ул сезне ошатамы, юкмы икәнен белми торып, хисләрегезне белдерергә куркасыз. Күзегез төшкән кызга үзегезнең ошау-ошамавыгызны ничек белергә?
-
Татарстанда бер ир мең сум акча кабып йоткан этен кыйнап үтергән
Казанда яшәүче ир-ат бер мең сум акчаны кабып йоткан өчен этен кыйнап үтергән, дип хәбәр итте Татарстан пркурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
-
Мөселман яшьләре православ университеты профессоры Александр Саввин белән очрашты.“Идеологик ышандырулар аша кеше белән идарә итү” темасына лекция уздырды.
Кичә, "Мөселман лидеры мәктәбе" кысаларында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәгендә Мәскәү шәһәренең Изге Тихон православ гуманитар университеты профессоры, философия фәннәре докторы Александр Саввин белән "Идеологик ышандырулар аша кеше белән идарә итү" темасына лекция узды.
-
Дини гаиләләр белән эшләү җиңелрәк – Ирек Мукиев
Алар чиксез ресурска ия, ди практик-психолог.